Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен ярдәм чаралары пакеты формалаштырылган

Алар турында Алабуга районы башлыгы үз телеграм-каналында сөйләде.

Өлешчә мобилизация үткәрү буенча шәһәр штабы эше кысаларында мобилизацияләнгән алабугалыларның гаиләләренә ярдәм чаралары пакеты формалаштырылган.

Бу атнада шәһәрнең «Кайнар линиясе» буенча (3-03-45) 16 мөрәҗәгать кабул ителгән. Нигездә, сораулар кулланучылар һәм ипотека кредитларына кагыла. Яңа туган балалары булган ике гаилә мөрәҗәгатенә җавап итеп, алар янына социаль хезмәткәрләр килде һәм барлык пособиеләрне рәсмиләштерергә ярдәм итте. Мохтаҗ гаиләләргә республика шифаханәләренә «Ана һәм бала» юлламасы тәкъдим ителәчәк.

«Барс» яшьләр үзәге базасында «Волонтерларның адреслы ярдәме», «Психологик ярдәм», «Гуманитар ярдәм җыю» проектлары эшли башлады.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә куратор буларак шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре, депутатлар беркетелгән.

Якын арада, барлык мобилизацияләнүчеләрнең төгәл саны билгеле булганнан соң, муниципалитет тарафыннан аларның гаиләләренә ярдәм итү мөмкинлеге һәм күләме буенча алга таба карарлар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев