Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә һәм салымнар түләүдә ташламалар биреләчәк

Муниципалитетның мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә булышуда яңа чаралары.

Чүп чыгаруга кагыла торган ташлама алу өчен, бернинди белешмәләр дә җыясы түгел, диләр ТКХ һәм төзелеш департаментында. Департамент җитәкчесе Андрей Томилин әйтүенә караганда, мобилизацияләнүчеләрнең исемлеге хәрби комитеттан туры ТКХ һәм төзелеш департаментына тапшырыла. Мобилизацияләнүчеләр өчен тагын бер ярдәм чарасы каралган — хезмәтләре тәмамланганчы, аларга коммуналь түләүләрне кичектергәнгә пени исәпләнмәячәк. 

— 14 гаиләнең гомуми күләмдә 130 мең сумлык пени түләүләре булган. Киләсе исәп аенда, кайсы вакыттан алып исәпләнгән булсалар да, алар сызылачак, һәм ул гаиләләргә яңадан пени исәпләнмәячәк, — ди Андрей Томилин.

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте өлешчә мобилизация вакытында хәрби хезмәткә алынган гражданнар өчен салымнар һәм иминиятләштерү кертеме түләүләрен кичектерүне раслады. Ташламалар турында тулырак РФнең Федераль салым хезмәте сайтында танышырга була. 

— Мобилизацияләнгән гражданнарга закон тарафыннан 2021 ел өчен транспорт салымына ташлама каралган. Мобилизацияләнүче милегендә булган бер транспорт чарасына транспорт салымын түләүдән азат ителә. Шулай ук алар, хәрби хезмәтләре тәмамланганнан соң өченче айның 28енә кадәр милек салымнарыннан да азат ителә. Салым түләүләренең һәм хисап бирүнең вакыты мобилизацияләнүче гражданнар өчен гаризасыз гына, автомат рәвештә күчерелә, — дип аңлатты Федераль салым хезмәтенең 9нчы районара инспекция башлыгы урынбасары Альберт Минәхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев