Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада мобилизацияләнүченең гаиләсенә утын алып килделәр

Авылда яшәүче гаиләгә 3,5 куб утын китерелде.

Бу атнада муниципалитет Гөлчәчәк Дәүләтшиналарга ярдәм итте, аларга 3,5 куб утын китергәннәр. 

Гөлчәчәк Дәүләтшинаның улын октябрьнең 30ында өлешчә мобилизациягә чакырганнар. Хәзер ул инде махсус хәрби операция барган урында хезмәт итә. Гөлчәчәкнең абыйсы да хәзерге вакытта хәрби хәзерлек үтә. Ир-атлар икесе дә җиңүгә омтыла.

− Бүген безгә утын китерделәр. Моның өчен шәһәргә зур рәхмәт, − ди хуҗабикә.

Аның сүзләренә караганда, йортны алар утын ягып җылыта, шуңа күрә мондый ярдәм бик урынлы. Гаиләгә башка социаль ярдәм дә күрсәтелә. Алар спорт корылмаларына, музейларга бушлай йөри ала. Дүшәмбедә Гөлчәчәкнең әнисе санаторийга китәчәк.

Улы эшләгән оешма аның үзен дә, гаиләсен дә ярдәмнән мәхрүм итмәде. Хәрбигә ярдәм күрсәткәннән соң, гаиләсенә булыша башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев