Алабугада мошенниклар курьерын хөкем иттеләр
Алабуга шәһәр прокуратурасы алдап акча урлауда шикләнелгән 22 яшьлек ир-егеткә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Тикшерү барышында ачыкланганча, гаепләнүче мессенджерларның берсендә белдерү күреп, курьер булып эшләргә ризалаша. Ул юл һәлакәтенә эләккән туганнарына ярдәм итү сылтавы белән өлкән яшьтәге кешеләрдән акча ала.
Акчаларның бер өлешен ул башкарган эше өчен үзенә калдыра, ә калганнарын җинаять схемасын оештыручыга күчерә.
Нәтиҗәдә мошенниклар ике өлкән яшьтәге кешене алдап, алардан 340 мең сум акча урлый.
Суд барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, китерелгән зыянны каплый алмаган.
Аңа 4 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев