Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Нефтьчеләр проспектында ике автомобиль бәрелешкән

Авариядә ике кеше зыян күрде.

5 май көнне кич белән Алабугада Нефтьчеләр проспекты буенча 70нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды. 

Лада Калина машинасын йөртүче 49 яшьлек шофер юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче дистанцияне сайламый, нәтиҗәдә, Тойота автомобиле белән бәрелешә. Мондый мәгълүматны Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә бирделәр. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Лада автомобилен йөртүче кеше һәм пассажир Алабуга район үзәк хастаханәсенә озатыла. Медиклар аларда имгәнүләр диагностикалады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев