Алабугада Николай Некрасовка багышланган күргәзмәдә квест-уен узарга мөмкин булачак
Күргәзмә безнең шәһәрдә 8 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Беренче октябрьдә сәгать 14.00дә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Күргәзмәләр залында "Некрасов. Өч елга" күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә тарихи биналарның фоторәсемнәре, төрле еллардагы китаплар, «Современник» әдәби журналы номерлары, Некрасов замандашларының портретлары, аның хатлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә квест-уен узарга мөмкин булачак, ул язучының шәхесе белән танышуны тагын да мавыктыргычрак итәчәк.
Күргәзмә 8 ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев