Алабугада һөнәрләр турында видеороликлар конкурсы үтәчәк
Эш белән тәэмин итү үзәге II муниципаль "Иң яхшы эшче һөнәр - минем булачак һөнәрем" һөнәрләр турында видеороликлар конкурсы үткәрә.
Конкурста гомуми белем мәктәпләренең 8-11сыйныф укучылары, Алабуга муниципаль районында урта һәм югары белем алучы студентлар катнаша ала. Конкурс "Хезмәт кешесе" номинациясендә уздырыла. Конкурска төрле эшче һөнәр ияләре турында видеороликлар кабул ителә. Тулырак мәгълүматны 7-03-38 телефоны буенча һәм alabugtrud.ru. сайтыннан алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев