Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада өчләтә бәйрәм

30 август көнне Шишкин буаларында зур бәйрәмгә 23 меңнән артык кеше килгән. Ул берьюлы өч датага — Шәһәр, Республика, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәренә багышланган иде. Бәйрәм «Татнефть» компаниясе ярдәме белән үткәрелде.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Манин, ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев ачты.

Рөстәм Нуриев, бәйрәмнең тантаналы өлешен башлап, соңгы 30 елда республикада гаять зур үзгәрешләр шәһәрләрне, юлларны танымаслык дәрәҗәдә үзгәртте, Алабуга һәм Алабуга районына бүген зур суммалар бирелә, дип билгеләп үтте. Безнең шәһәр меңъеллык, борынгы, әмма элеккечә яшь, диде башлык. Ул шәһәр халкын бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, уңышлар һәм тыныч күк йөзе теләде.

Рөстәм Заһидуллин Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. Анда Татарстан лидеры ассызыклаганча, Татарстан, мәдәни һәм телләр күптөрлелеген тәэмин итеп, изге урыннарны һәм храмнарны торгызып, хаклы рәвештә дуслык һәм татулык регионы булып санала. Дуслык һәм хезмәттәшлек атмосферасында республикада 175 милләт һәм төрле конфессия вәкилләре яши. Татарстан барлык төп икътисади күрсәткечләр буенча үсеш күрсәтә һәм алдынгы урыннарны алып, цифрлы трансформация һәм инновацияләр өлкәсендә лидер булып тора. Хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге бердәм хезмәт нәтиҗәсендә милли проектлар һәм республика программалары уңышлы тормышка ашырыла, шәһәрләр, авыллар, кече торак пунктлар үзгәрә, кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра. Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә шәхсән ил Президенты Владимир Путинга республикага игътибарлы мөнәсәбәте, инициативаларны даими хуплавы өчен рәхмәтен белдерде.

«Татнефть» компаниясе җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән Ренат Манин котлады. Сәламләвен ул нефтьчеләр көненең безнең уртак бәйрәм булуыннан башлады: нефтьчеләр һәм газ эшкәртүчеләр, сервис компанияләре хезмәткәрләре һәм барлык якташларыбыз, табиблар, укытучылар, нефть чыгаруда ярдәм итүче башка һөнәр ияләре өчен дә.
Бәйрәм республика, муниципаль дәрәҗәдәге бүләкләр тапшыру белән дәвам итте. Алар «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләренә, тармак ветераннарына, аерым уңышларга ирешкән алабугалыларга тапшырылды.
Шулай, ТР Рәисе Указы белән югары һөнәри осталыгы һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган табибы» дигән мактаулы исем АҮРХ терапия бүлегенең бүлек мөдире, табиб-терапевты Ринат Мотыйгуллинга бирелде. Сәламәтлек саклауда ул инде 37 ел хезмәт итә.

− Эшемне шундый югары бәяләгәннәре өчен район, сәламәтлек саклау министрлыгы, хастаханә җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Алга таба да эшләячәкбез, − диде Ринат Әнвәр улы.

Соңгы вакытта сәламәтлек саклау системасында уңай үзгәрешләр күзәтелүен дә билгеләп үтте ул. Шушы көннәрдә терапия бүлегенең яңартылган корпусы ачылды, ремонт дәвам итә, яңа җиһазлар кайта, бу, әлбәттә, медицина хезмәткәрләрен сөендерә.

Бәйрәм кунаклары өчен иҗади бүләкләр әзерләнгән иде. Сәхнәдә Алабуга районы коллективлары, «Grammy» кавер-төркеме, «Ноу-хау» барабан тамашасы, «Винтаж» төркеме чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев