Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада оешмаларны иң яхшы бизәү буенча бәйгедә катнашучыларны бүләкләделәр

Предприятие, оешма һәм учреждение коллективлары үз биналарын Яңа елга матур итеп бизәргә тырышкан.

Төп сәхнәдә предприятие, оешма, учреждение, уку йортлары, сәүдә, җәмәгать туклануы оешмалары, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм шәхси торак йортлар арасында иң яхшы бәйрәм бизәлешенә шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. 

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаевны чакырдылар.

«Бина фасадын һәм предприятие, оешмалар янындагы территорияне иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә

3нче урын — Водоканал- «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ " АҖ су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу департаменты

2нче урын — Алабуга электр челтәрләре, «Сетевая компания» ААҖ филиалы

1нче урын — НГДУ «Прикамнефть» СП Татнефть Добыча.

«Гомуми белем бирү учреждениеләре фасадын һәм янәшәсендәге территорияне иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә

3нче урын — Алабуга шәһәренең 8 нче урта гомуми белем мәктәбе

2нче урын — 38 нче"Алтын ачкыч" балалар бакчасы 

1нче урын — «Алабуга балалар йорты «ятим балалар һәм ата-ана
каравыннан мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет учреждениесе.

«Сәүдә, җәмәгать туклануы һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмасы фасадын һәм янәшәсендәге территорияне иң яхшы Яңа ел бизәлеше» номинациясендә

3нче урын — «Диана» кибете

2нче урын — «Шишкинъ» кунакханә-ресторан комплексы

1нче урын — «Дивный сад» кафесы

«Шәхси торак йортны Яңа ел бизәлеше» номинациясендә

1нче урын — Морозова Диләрә Фәрит кызы, Танайка тыкрыгы — 9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев