Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ОРВИ белән авыручылар саны кимегән

Узган атна белән чагыштырганда 27 процентка азрак.

2 гыйнвардан алып 8 гыйнварга кадәр Алабуга районында ОРВИ белән авыру күрсәткече 10 мең кешегә 32,3% тәшкил итә, дип хәбәр итә район башлыгының матбугат хезмәте.

Узган атнага карата авыру очракларының 27 процентка кимүе күзәтелә. 251 кеше авырган, шуларның 99ы — 17 яшькә кадәрге балалар, 152се — өлкәннәр. Оешкан коллективларда авыручы балалар өлеше 66% тәшкил иткән.

Өлкәннәр арасында эшләүчеләрнең өлеше 64% тәшкил иткән, пенсионерлар — 34%.

ОРВИ структурасында яңа коронавирус инфекциясенә 3 очрак яки 1,2% туры килә, шул исәптән бер балага коронавирус диагнозы куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев