Алабугада ОРВИ билгеләре булган гражданнарны кабул итү буенча амбулатор үзәкнең эш тәртибе үзгәрде
Хәзер биредә авыруларны ял көннәрендә дә кабул итәчәкләр.
Яңа эш графигы:
Эш көннәрендә беренчел кабул итү икенче блокта үткәрелә (1,2 каб.):
▪ 8.00-16.00 сәгатьләрдә — ике фельдшер
▪16.00-19.00 сәгатьләрдә — бер фельдшер
Эш көннәрендә икенчел кабул итү беренче блокта үткәрелә (101, 102, 105,115,116 каб.):
▪ 8.00-16.00 сәгатьләрдә — өч табиб-терапевт
▪ 11.00-19.00 сәг —ике табиб-терапевт.
Көн саен 12.00 сәгатьтән башлап беренче смена табиблары шәһәр һәм авыл җирлекләренә өйдәге авырулар янына чыгып китә.
Шимбә:
Беренчел кабул итү икенче блокта үткәрелә (1,2 каб.).
▪ 8.00-14.00 сәгатьләрдә — бер фельдшер
Икенчел кабул итү беренче блокта үткәрелә (101, 102, 105,115, 116 каб.)
8.00 8.00-14.00 сәгатьләрдә — өч табиб-терапевт эшли (шуларның берсе өйгә чыга).
Якшәмбе:
Беренчел кабул итү икенче блокта үткәрелә (1,2 каб.):
▪ 8.00-14.00 сәгатьләрдә — 1 фельдшер
Хезмәткәрләр авырган очракта эшләүче персоналның составы үзгәрергә мөмкин.
Әлеге чаралар санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев