Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасарын билгеләделәр

Ул – Тимур Никонов.

Алабугада дүртенче чакырылыш Алабуга районы Советының VII сессиясе ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова катнашында видеоэлемтә режимында узды.
Ул Алабуга районы җитәкчелегенә узып баручы елда катлаулы эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
— Ел безгә яңа командага, яңа башлыкка яңа бурычлар бирде. Шул ук вакытта без катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә тәҗрибә тупладык. Алабуга — республикада полилингваль мәктәп ачылган беренче шәһәр булды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп нәрсә үзгәрде, элек мөмкин булмаган яңарышлар барлыкка килде. Бәйрәмнәр алдыннан безнең һәркайсыбыз бу елны республика, ил, дөнья тормышында булган тискәре күренешләрдән чыгып кына түгел, ә яхшы яктан бәяләвен теләр идем. Әмма без һәрберебез өчен тормышта булган иң кадерле нәрсәләрне сакларга тиеш. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге ни кадәр кадерле булуын аңладык. Алда Яңа ел, яңа казанышлар елы, — дип билгеләп үтте Татьяна Ларионова.
Аннары сессиядә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасарын билгеләделәр. Ул — Тимур Никонов булды. Аның кандидатурасы депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.
Көн тәртибендәге өч мәсьәләне дә депутатлар бертавыштан хупладылар. Сессия ахырында депутатларга депутат значоклары һәм таныклыклары тапшырылды.
Дүртенче чакырылыш Алабуга шәһәр Советының VI сессиясе көн тәртибендә бер мәсьәлә булды. Аны депутатлар бертавыштан кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев