Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада районны санитар чистарту буенча икеайлыкка йомгак ясадылар

Бу чорда шәһәрдә барлыгы 17 шимбә һәм чәршәмбе өмәсе үткәрелде.

Шәһәр җыелышында ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин районны санитар чистарту буенча икеайлыкка йомгак ясады. Ул 1 апрельдә старт алган иде. Бу чорда шәһәрдә барлыгы 17 шимбә һәм чәршәмбе өмәсе үткәрелде, районда 200ләп өмә, аларда 16 меңгә якын кеше катнашты, 3185 кубометр чүп-чар чыгарылды. 

Традиция буенча территорияләрне яфраклардан һәм чүп-чардан чистарту, бордюрларны буяу эшләре алып барылды, 327 агач һәм 57 мең чәчәк утыртылды. 15 мең чәчәк үсентеләре авыл җирлекләренә тапшырылды. 1425 кв. метр мәйданда чокырлар ямалган. Муниципаль контроль рейдлары кысаларында 319 беркетмә язылды һәм 344 мең сумлык штраф салынды. 53 санкцияләнмәгән чүплек бетерелгән, шуларның 36сы — районда.

Антирейтингның лидерлары — Поспелово, Костенеево һәм Танайка авыл җирлекләре. Шулай ук бюджет учреждениеләрендә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очраклары, тукталыш павильоннарын карап тоту буенча бозулар, шәхси милек белән бәйле хокук бозулар ачыкланды.

Муниципалитетның билгеләнгән урамнар буенча структур бүлекчәләре кураторлары арасында Андрей Томилин финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләрен, Алабуга политехник көллияте педагогларын һәм студентларын, мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен атады. 

«Тулаем алганда, икеайлык чорында зур эш башкарылды, мин актив катнашкан барлык кешегә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә, оешмаларга рәхмәт белдерәм», — дип билгеләп үтте Андрей Томилин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев