Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада республика телевизион фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы бүгенге шәһәр киңәшмәсендә узды. 

Бүген җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсе бүләкләү тантанасыннан башланды. Бүләкләрне «Созвездие — Йолдызлык» республика телевизион фестивале җиңүчеләре алды. 

9-13 апрельдә Казанда фестивальнең суперфиналы узды. 14 апрельдә конкурс гала-концерт белән тәмамланды, анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте ансамбле чыгыш ясады. 

«Шатлык нуры» вокаль ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре — Гөлнара Трофимова һәм Элина Хафизова. 


2нче дәрәҗә лауреат дипломын Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Галия Габдрахманова тапшырды. Педагог — Долгова Надежда Владиславовна.

3нче дәрәҗә лауреат дипломы белән Ә.Бакиров исемендәге 1нче номерлы балалар музыка мәктәбе укучысы Ильяс Сәлахов бүләкләнде. Аның укытучысы Тимергалиева Нурия Әхәт кызы. Планеркага җыелучылар өчен Ильяс җыр башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев