Алабугада рейд барышында 7 автобус йөртүчегә беркетмә төзелде
Барлыгы 55 транспорт чарасы тикшерелде.
Кичә, 25 гыйнварда 06: 30 сәгатьтән 08: 00 сәгатькә кадәр Алабуга-Гари-Абалач автоюлында рейд вакытында хезмәткәрләр тарафыннан 55 транспорт чарасы тикшерелде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 24 административ материал төзелде. Шуларның 7се — автобус йөртүчеләргә.
Тикшерү барышында түбәндәге бозулар ачыкланды:
Техник төзексезлек (ст.12.5ч.1 КоАП РФ) — 14 (шуларның 7се автобус йөртүчеләр тарафыннан эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу),
Укып булмый торган номерлар (ст.12.2ч.1 КоАП РФ) — 2,
Тонировка (ст.12.5ч.3.1 КоАП РФ) — 1,
Страховка (ст.12.37 КоАП РФ) — 2,
Теркәү кагыйдәләрен бозу (ст.12.1 ч.1 КоАП РФ) — 1,
Куркынычсызлык каешы (ст.12.6 КоАП РФ) — 1,
Документларсыз (ст.12.3ч.2 КоАП РФ) — 1,
Битлексез булган өчен (ст.20.6.1 ч. 1 КоАП РФ) — 2.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев