Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада рейд барышында биш автобус йөртүчегә җәза бирелде

Автобусларда техник төзексезлекләр ачыкланган.

Алабуганың дәүләт автоинспекторлары кичә чираттагы иртәнге рейд үткәрде. Тикшерү Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 6нчы чакрымында узды. 

Рейдка 15 ЮХИДИ хезмәткәре һәм 2 УУП хезмәткәре җәлеп ителде. Рейд вакытында хезмәткәрләр тарафыннан 53 транспорт чарасы тикшерелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 20 административ материал төзелде. Шуларның 5се — автобус йөртүчеләргә.

Рейд барышында түбәндәге җитешсезлекләр ачыкланган: техник җитешсезлек өчен 4 административ беркетмә төзелгән, укылмый торган номерлар өчен — 6, тонировка өчен — 2, страховка өчен — 4, битлексез булган өчен тагын 3 беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев