Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Россия Федерациясе Президентын сайлауның өченче көне башланды

Сайлау участоклары бүген 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Бүген, 17 мартта, илдә Президент сайлауларының өченче көне башланды. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8дән эшли. 

Якшәмбе булуын карамастан, алабугалы Вадим 1нче мәктәптәге сайлау участогы ачылуга 10 минут кала килгән.

— Мин бик актив кеше. Мин көн саен иртәнге сәгать алтыда торам. Шуңа күрә тавышымны иртүк бирергә булдым. Тавыш бирүнең беренче ике көнендә мин эшләдем. Ә бүген буш менә вакыт бар, һәм һава торышы искиткеч. Нигә әле йөреп килмәскә, ә аннары гражданлык бурычын үтәү өчен тавыш бирергә керергә була, — ди Вадим.

Алабугалы беркайчан да РФ Президенты сайлауларын калдырмый һәм сайлау участогына беренчеләрдән булып килә.

— Тавыш бирү бик мөһим һәм кирәк. Сайлауларда халык 100 процент катнашырга тиеш дип саныйм. Шулай гына без киләчәгебезгә һәм илебезгә нык тотынып тора алачакбыз, — дип билгеләп үтте алабугалы.

Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы территориясендә барлыгы 62 сайлау участогы урнашкан, шуларның 39ы шәһәрдә, бер вакытлыча пункт — үзәк хастаханә территориясендә.

Тавыш бирүдә катнашучылар өчен көн саен фотоконкурс үткәрелә, анда төп бүләк — Lada Vesta автомобиле. Тавыш бирүдән соң бөтен гаилә белән участокта бирелгән беләзек белән фотога төшәргә һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә #всейсемьянавыборы #ТатарстанАлга дигән ике хештегы булган фотоны бастырып чыгарырга кирәк. Шулай ук сайлау участокларында алабугалыларга ташламалы купоннар таратыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев