Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе җыелды

Форум ике көн дәвам итәчәк.

Бүген Алабугада Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясенең гомуми җыелышы уза.

Чараның хөрмәтле кунаклары — Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Казан федераль университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, идея авторы, Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясенең (АМТГ) булдыру инициаторы, 2008-2019 елларда АМТГ башкарма директоры Елена Канева, Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе вице-президенты Игорь Кехтер.

Утырыш башланыр алдыннан кунаклар Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев белән бергә безнең районда җитештерелә торган продукция күргәзмәсен карады. 

Утырышны Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзада Руденко ачып җибәрде, ул Россиянең Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе шәһәрләре башлыкларын тәкъдим итте.

Форум ике көн дәвамында барачак. Шулай ук аның кысаларында Алабуга һәм Тобольск арасында кардәшлек турында килешүгә кул куелачак, АМТГ эшчәнлегенең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. 

Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе 14 ел элек төзелгән һәм киләсе елда 15 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Аны булдыру инициаторлары һәм беренче әгъзалары — «Россия провинциясенең 5 йолдызы» дигән символик бренд белән Берләшкән шәһәрләр: Углич, Суздаль, Алабуга, Дмитров һәм Мышкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев