Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Марина Цветаеваны искә алдылар

Марина Цветаева 1941 елның 31 августында вафат була.

Ел саен җәйнең соңгы көнендә шигырь сөючеләр бөек шагыйрь Марина Цветаеваны искә ала. Ул 1941 елның 31 августында вафат була. Бөек рус шагыйрәсе Алабугада җирләнгән.

Традиция буенча, бу көнне безнең шәһәрдә истәлекле чаралар үткәрелә. Алар Покров соборында панихида белән башлана һәм Марина Ивановнаның кабере янында, Петропавловск зиратында дәвам итә.

Быел да иҗат сөючеләр һәм аның эшен дәвам итүчеләр яраткан шагыйрьне искә алу, аның шигырьләрен уку һәм каберенә чәчәкләр салу өчен җыелды. Әтергә кирәк, шагыйрәнең җирләнү урыны төгәл билгеле түгел. Гранит кабер ташы, зиратның бу ягында Марина Ивановна Цветаева күмелгән, дип язылган хач урынында урнаштырылган.

Чара Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Әдәби беседкасында дәвам итте, анда теләге булган һәркем яраткан шагыйрьнең шигырьләрен укый алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев