Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сәүдә нокталарында битлек режимын үтәү буенча тикшерүләр көчәйтелде

Мондый тикшерүләр көн саен үткәреләчәк.

ЭЭМ, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт һәм башкарма комитет сәүдә урыннарын йөреп чыкты.
Максат — ковидка каршы чараларның үтәлешен тикшерү. Сату нокталарның беренчесе — Тынычлык пропектында урнашкан эре сәүдә үзәге. Тәртип бозучыны озак эзләргә туры килмәде, рейдта катнашучылар аскы каттагы ашамлыклар бүлегендә бер кызны күреп алдылар. Аның битлеге бар иде, ләкин ул таләп ителгәнчә сулыш юлларын түгел, ияген генә каплаган. Әйтергә кирәк, битлекне күпләр шулай киеп йөри, әмма бу очракта ул сакламый. Полиция хезмәткәре күренүгә, әлеге кыз битлеген йөзенә тартты, тик соң иде инде... Ул сүз көрәштереп тормады, административ беркетмә төзелде.
Алдагы объект — Әйләнеч шосседагы гипермаркет. Биредә кереп барганда ук битлексез яшь ир очрады. Аңа да беркетмә яздылар. Сәүдә залында берничә сатучы ковидка каршы чараларны сакламый булып чыкты. Әлбәттә, тикшерүчеләрне күреп, алар битлек кия башлый, кызганыч, моның барыннан да бигрәк үзләренең куркынычсызлыгы өчен икәнен аңламыйлар. Безнең кешеләргә җәза бирергә дигән ниятебез юк, бары тик коронавирус йогышлы авыруын йоктырмас өчен тиешле чараларның үтәлүен генә телибез, ди башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаев.
− Сатучыларның һәм сатып алучыларның саклагыч чаралары барлыгын тикшерәбез, бүгенгә план буенча өч эре объект. Беренчесе буенча ике кисәтү ясалды, җәмәгать урынында битлекне дөрес кимәгәнгә, административ хокук бозу турында бер материал бар, − диде ул.
Мондый тикшерүләр көн саен үткәреләчәк.
Ковидка каршы чаралар үтәлмәгәндә, кисәтү яисә административ штраф салыну рәвешендә җәза каралган. Гражданнарга штраф күләме бер меңнән утыз мең сумга кадәр, вазифаи затларга — ун меңнән илле мең сумга хәтле, юридик затларга — йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев