Алабугада Себер тракты
"Изге чишмә"дән ерак түгел урында Себер почта тракты участогын торгызу планлаштырыла.
Моннан 300 ел элек төзелгән юл үз вакытында Алабуганы һәм борынгы Чаллы затонын тоташтырган һәм почта йөртү өчен файдаланылган. Бүген ул урыны белән җимерелгән, тик шул ук вакытта трактның яхшы сакланган участоклары да бар.
Юлның җимерелгән урыннарын төзекләндерергә, тракт буена чакрым баганалары куярга, өлешчә сакланган таш күперне яңартырга кирәк булачак. Биредә юлаучылар йорты белән почта станциясе төзергә, 19 нчы гасыр стилендә шлагбаум һәм полицейский будкасы куярга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев