Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Шишкин буаларындагы тауларны ачарга әзерләнәләр

Шуу өчен махсус ясалган тауларны бу шимбәдә ачу ниятләнә. 

Алабуганың Шишкин буаларында шуу өчен махсус ясалган тауларны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Аларны бу шимбәдә — 18 декабрьдә ачарга ниятлиләр. Тауларны махсус өслек белән ябачаклар һәм шомартачаклар. 

Тауларда үз тюбингы булган һәм яше 12дән артмаган балалар шуа алачак. Шуа торган җайланмасы булмаганнар өчен прокат каралган. Таулар янында күзәтүчеләр булачак. Алар куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәләшен күзәтеп торачак.

Шулай ук Шишкин буаларында чыршы, юлбарыс фигурасы, боз лабиринты, касә һәм ике шугалак кую планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев