Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмә узды

Алабуга шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә урамнар һәм ишегалларын төзекләндерү, урамнарны яктыртуны үзгәртеп кору, торак йортларны капиталь төзекләндерү — бу һәм башка мәсьәләләр каралды.

Урамнарда, шул исәптән биналарда да реклама корылмаларын урнаштыру турында сорау аеруча кискен тора. АМР башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов билгеләп үткәнчә, аларның законсыз куелганнарын алырга кирәк, чөнки алар шәһәр күренешен боза. Ул шулай ук реклама корылмаларыныә күплеген әйтте, һәм аларның 40ы гына канун нигезендә урнаштырылган. 

Торак йортларны тулысынча төзекләндерүгә килгәндә, ТКХ Департаменты директоры Андрей Томилин сүзләренә караганда, барлык 23 йортта да ул 100 процентка үтәлгән. Покров урамы, 11 адресы буенча урнашкан бер йорт калган, ул мәдәни мирас объекты булып тора, аңа проект-смета документларын әзерлисе. Шушы елның декабренә бу эш тәмамланырга тиеш. Йорт 2022 елдагы капиталь ремонт программасына кертелгән. Шулай ук подряд оешмалары төзекләндерелгән объектлар буенча кимчелекләрне бетерәләр.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында юл эшләре бөтенләй төгәлләнгән. Берничә ишегалды буенча кайбер җитешсезлекләр бар, алар якын арада бетереләчәк. 

Түрәләрне дә, шәһәр кешеләрен дә борчыган тагын бер мәсьәлә — ул да булса парк һәм скверлардагы тәртипсезлек. Шәһәр бакчаларының бер өлеше видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, озакламый алар күптән түгел яңартылган Георгий паркында да куелачак. Әйтергә кирәк, монда шушы көннәрдә генә бәләкәчләр атына торган таганны ватканнар. Бу турыда иҗтимагый челтәрләрдә болай язып чыктылар: «Мәктәп тә, ата-ана да әхлак өйрәтми. Шуннан инде вәхшилек тә: ватарга һәм җимерергә генә өйрәнгәннәр». «Утыргычлар һәм чүп савытлары маркерлар белән язып тутырылган, такталар каерылган, баганалардагы плафоннар ватылган...». «Атынчыклар кечкенәләр өчен, аларда егетләр атына. Ә сабыйлар читтә тора...». Биредә 16 фонарьне ватканнар инде.

Урамнарны яктыртуны үзгәртеп кору эше дә әһәмиятле кала бирә. «Барс» ТК ҖЧҖ директоры Евгений Кубасов әйтүенчә, Төзүчеләр урамы буенча Нефтьчеләр проспектыннан алып Чапаев урамына кадәр 34 терәк багана куелган, канауга 1560 метр озынлыкта кабель урнаштырылган. Мәскәү урамы буенча (Тукай урамыннан Чапаев урамына кадәр) яктырткычлар өчен ниятләнгән 90 терәк багананың 44е куелган. Шулай ук 2861 метр кабель салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев