Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада шәһәр мэрын һәм Алабуга районы башлыгын сайладылар

Узган атнада Алабугада дүртенче чакырылыш Алабуга шәһәр Советының беренче оештыру сессиясе узды.

Сессия барышында шәһәр Советы депутатлары тарафыннан шәһәр халкы, иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме буенча тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан шәһәр мэры сайланды. Нәтиҗәдә, Алабуга шәһәре мэры итеп 4нче санлы шәһәр сайлау округы депутаты Рөстәм Нуриев билгеләнде.
Рөстәм Нуриев халыкка һәм депутатлар корпусына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде, алда нәтиҗәле һәм конструктив эш көтә, дип билгеләп үтте. «Муниципаль хезмәттә мин инде 20 ел. Безгә мәгариф, сәламәтлек саклау үсешенә аерым игътибар бирергә һәм шәһәр, район инфраструктурасына ел саен акча кертергә кирәк. Профессиональ һәм үзенчәлекле коллективлар булдырып, аларны республика һәм ил дәрәҗәсендә тәкъдим итәр өчен, мәдәният мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Авыл хуҗалыгында да бик күп бурычлар тора, шуңа күрә безнең биш ел эчендә эшлисе эшләр әле җитәрлек», — дип ассызыклады ул.
Алабуга шәһәре мэры урынбасары итеп Кирилл Мокшин сайланды. Моңа кадәр бу вазифаны Михаил Рождаев биләгән иде.
9нчы санлы сайлау округы депутаты Марс Зәкиевны Алабуга районының вәкиллекле органына сайладылар. Ул Алабуга районы Советында Алабуга шәһәре Советы вәкиле булачак. 
Шул ук көнне Алабуга районы башлыгын да сайладылар. Дүртенче чакырылыш Алабуга районы Советының беренче оештыру сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Алабуга» МИЗы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев та катнаштылар.
Рөстәм Нуриев Алабуга районы башлыгы итеп сайланды, аның өчен депутатлар бердәм тавыш бирде. Ул Алабуга районы халкына ел дәвамында башкарылган уртак эш өчен рәхмәт белдерде. «Без район, республикабыз өчен эшләячәкбез, районның элеккеге җитәкчеләре эшчәнлеген һәм яңа уңышларга ирешүне дәвам итәчәкбез», — дип өстәде Рөстәм Нуриев.
Яңа җитәкчене республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова тәбрикләде. Ул билгеләп үткәнчә, Алабугада бер ел эшләү дәверендә күп эшләр башкарылган һәм башкарыласы эшләр дә җитәрлек.
— Бер ел эчендә бик күп эшләнде. Бу вакыт эчендә, чыннан да, Алабуганың йөзе үзгәрде. Без бүген күпкә кызыклырак, якты урамнар буйлап йөрибез. Шәһәр үзгәрде. Яңа тротуарлар барлыкка килде — аларны шәһәрлеләр һәрвакыт көтә. Мөһим социаль объектлар, спорт мәйданчыклары, ишегаллары төзекләндерелде. Болар барысы да бик мөһим. Сезнең җитәкчелегегез астында Алабуга районын уңышлы киләчәк көтә дип ышанам, — дип ассызыклады Татьяна Ларионова.
Сессиядә шулай ук Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллинаның срок тәмамлануга бәйле вәкаләтләрен туктату турындагы мәсьәлә дә каралды. Рөстәм Нуриев аңа нәтиҗәле уртак хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Үз чиратында Зөлфия Сөнгатуллина Рөстәм Нуриевка рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм Алабуга районы халкы файдасына башкарыласы эшләрендә уңышлар теләде. «Катлаулы ел булуына карамастан, күп чаралар үткәрелде, киләчәккә планнар бик күп. Сезгә барлык яхшы амбициоз планнарны тормышка ашыруыгызны телим», — дип өстәде ул. 
Сессия кысаларында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифалары элек Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм проектлар буенча урынбасары вазифасын биләгән Ленар Нургаяновка йөкләнде.
Фото: Таһир МӘХМҮТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев