Алабугада Шишкин буаларын төзекләндерү дәвам итә
Быел бу территория яңадан үзгәрәчәк.
Күптән түгел генә монда гриль-йортлар барлыкка килде: хәзер алар өчәү, ләкин тиздән тагын икене урнаштырачаклар. Аларны бу язда ук арендага тапшыра башлыйлар дип көтелә.
Гриль-йортлар җирле эшмәкәр Константин Сысоев тарафыннан эшләнгән, ул шул рәвешле буалар территориясен төзекләндерүгә үз өлешен кертергә булган. Хәер, шәһәр халкына һәм Алабуга кунакларына буш вакытларын төрлеләндерергә мөмкинлек бирүче бердәнбер бизнесмен түгел: быел кыш Нурислам Кадыйров тырышлыгы белән биредә зур шугалак ясалды һәм тимераякларны прокатка бирү пункты ачылды. Җылы көннәр килү белән тимераяклар урынына велосипедлар, скутерлар һәм балалар квадроциклларын прокатка алырга мөмкин булачак.
Моннан тыш, пикниклар сезоны җитү белән Тойма ярында дүрт учак урыны урнаштырылачак: биредә учак ягу өчен махсус күчмә металл савытлар куела. Ә прокат пунктында теләгән һәркем утын һәм барбекю өчен купатылар сатып ала алачак.
Шулай ук, АМР башкарма комитетының төзелеш буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов сүзләренә караганда, быел Шишкин буаларын яшелләндерүне дәвам итү планлаштырыла — яз ахырына кадәр биредә декоратив куаклар утыртылачак, ә көзен территориядә яңа агачлар барлыкка киләчәк. Үсентеләр сатып алуга 14 миллион сум чамасы акча тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев