Алабугада соңгы тәүлектә 2 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 32 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Пациентларның барысы да өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 7, Алабуга һәм Сарман районында — 2шәр, Әгерҗе, Актаныш, Алексеевск, Зәй, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында берешәр очрак ачыкланган.
24 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 22 215 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 880 кеше савыккан, узган тәүлектә — 30 кеше.
Барлыгы 479 973 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 347 896 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев