Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада соңгы атнада 226 кешегә ОРЗ диагнозы куелган

Шуларның 173е - балалар.

Көзге-кышкы салкыннар башлану белән сезонлы салкын тию һәм грипп белән авыру очраклары арта. Шулай, соңгы атнада гына да 226 пациентка ОРЗ диагнозы куелган, шуларның 173е - балалар.

Табиблар әйтүенчә, авыру дәрәҗәсе әлегә үзгәрешсез калуга карамастан, грипп - иң җитди авыруларның берсе булып кала бирә. Сезонлы характер йөртсә дә, ел саен ул эпидемия, ә кайвакыт хәтта пандемия рәвешен ала. Заманча медицина казанышларына карамастан, грипптан ел саен күп кеше вафат була.

Табиб-эпидемиолог Гөлшат Ситдыйкова сүзләренә караганда, бүген Россия Федерациясендә гриппка каршы 11 вакцина теркәлгән. Инактивирлашкан сплит-вакцина флю-арикс (Бельгия); ваксигрип (Франция); бегривак (Германия) һәм инактивирлашкан субберәмлекле вакциналар: инфлювак (Нидерланд), агриппал S1 (Италия), гриппол һәм гриппол-плюс (Россия) - шундыйлардан.

- Беркемнең дә авыру йоктырасы килми, куркынычларын бигрәк тә, шуңа күрә гриппка каршы профилактика чараларын ел буе тормышка ашыру кирәк. Иң беренче чиратта, тормышның, туклануның сыйфатына игътибар итү әһәмиятле. Нигездә, кисәтү чараларын грипп башлану вакытыннан берничә атна алдан үткәрү мөһим, ә прививка - мәкерле вирустан иң яхшы саклану чарасы, - ди Гөлшат Ситдыйкова.

Алабуга районында вакциналаштыру башланган инде. Бүгенге көндә 4 меңгә якын балага прививка ясалган. Өлкәннәр өчен әлегә вакцина алынмаган, әмма аны кайтару белән үк иммунитеты кимегән, хроник чирләре булган кешеләргә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсе, транспорт, хезмәт күрсәтү һәм 60 яшьтән өлкәнрәк булганнарга прививка беренче чиратта ясалачак. Теләге булган һәркем үзен мәкерле грипптан саклап кала ала. Моның өчен нибары участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Прививка бушлай ясала.

Әлеге вакцинада вирусның таркатылган кисәкчәләре бар. Кеше организмына эләккәч, алар җитди йогынты ясый алмый, ә менә иммун системасы аларны таный, һәм антитәнчекләр эшләп чыгарып, вируска каршы көрәшә. Бу тәнчекләр гриппка каршы торучанлыкны озак вакыт саклый. Прививканы грипп эпидемиясе башланганчы, 3 атна алдан ясату кирәк. Шул арада иммунитет күтәрелә, шуңа күрә авыруны йоктырсагыз да, куркыныч түгел, иммунитет вирусны тиз җиңәчәк һәм төрле катлауланулар булмаячак.

Заманча гриппка каршы вакциналар белән иммунлаштыруның нәтиҗәлелеге 70-90 процент тәшкил итә.

Сүз уңаеннан

Роспотребнадзор статистикасы буенча, ОРВИ белән ел саен 30 миллионга якын кеше авырый. Барысы да хәлсезлек, ютәл, томау төшү һәм югары температурадан башлана. Вирус йоктырмау өчен табиблар гап-гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә. Кеше күп җыелган урыннарда булмаска, кибетләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә мөмкин кадәр азрак вакыт уздырырга кирәк. Шулай ук туйганчы йокларга, талчыкмаска, дөрес тукланырга һәм саф һавада мөмкин кадәр күбрәк булырга киңәш ителә. Кулларны ешрак юу һәм бүлмәләрне җилләтеп тору да вирусларның таралуына киртә булачак.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев