Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Спас туташы» конкурсы игълан ителде

Сайлап алу туры 29 июльдә була.

Алабугада «Спас туташы» конкурсы игълан ителде. Бәйгедә 14 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшь кызлар катнаша ала. Катнашучыларга сәнгатьнең төрле жанрларында: бию, шигъри һәм вокаль жанрларында сәләтләрен күрсәтү тәкъдим ителә, дип хәбәр итә АМР матбугат хезмәте.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 22 июленә кадәр gdk_08@mail.ru электрон почтасына тәкъдим ителгән форма буенча кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 958-629-20-20.

Сайлап алу туры 2022 елның 29 июлендә 14.00 сәгатьтә шәһәр мәдәният йортының мәрмәр залында узачак.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

«Барышня во миру» — катнашучыларга үзләрен күрсәтергә кирәк. Рөхсәт ителгән вакыт 2-3 минут.
«Барышня на пиру» — милли ризык әзерләү. Дегустацияне конкурсның жюри составы үткәрә.
«Барышня на добрых людях» — катнашучы иҗади номер тәкъдим итә. Ярдәм төркемнәрен җәлеп итәргә мөмкин. Рөхсәт ителгән вакыт 3 минут.

Һәр бирем 5 баллы система буенча бәяләнә. Артистлык, сәхнә культурасы, катнашучының сәхнә костюмы, номерның сәнгатьчә-образлы чишелеше һәм оригинальлеге бәяләнә.

Шәһәр конкурсын үткәрү нәтиҗәләре буенча җиңүчегә «Спас туташы-2022» исеме, лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев