Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада студентлар көнен Ленин мәйданында билгеләп үтәчәкләр

Чара 25 гыйнварга билгеләнгән.

Алабугада 25 гыйнварда 13:00 сәгатьтә Ленин мәйданында «Студентлар көненә» багышланган бәйрәм чарасы узачак. Бәйрәмгә урта һәм югары уку йортлары укучыларын чакыралар.

Чара программасында:

  • бәйрәмне тантаналы ачу
  • концерт программасы
  • кайнар чәй һәм тәм-томнар

Моннан тыш, бәйрәмгә килүчеләрне урта һәм югары уку йортлары арасында бию баттлы көтә.

Барлык студентларны «Барс» яшьләр үзәгендә күңел ачу программасына чакыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев