Алабугада бер ир-ат батып үлгән
Бу урын су коену өчен җиһазланмаган.
Алабугада Чулман елгасында пристань тирәсендә ир-ат батып үлгән. Фаҗига 26 июнь кичендә булган. Судагы фаҗига турында хәбәр 17 сәгать 45 минутта килгән.
59 яшьлек ир-атның мәетен 20 метр ераклыкта тапканнар. Мәет хокук сакчыларына тапшырылган. Әлеге урын су коену өчен җиһазланмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев