Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада суүткәрү челтәрләрен үзгәртеп коралар

Үзгәртеп кору 2021 һәм 2022 елларга ниятләнгән.

Алабугада быел суүткәрү челтәрләрен үзгәртеп кору буенча эш башланды. 

Күп кенә алабугалылар планлы рәвештә суны өзүләренә юлыга, бу турыда коммуналчылар алдан ук кисәтеп куя, чөнки ул таушалган суүткәрү челтәрләрен алмаштырулы күләмле эшкә бәйле. Бүгенге көндә Алабугадагы 9 канал станциясе 46 проценттан алып 98 процент күләмендә таушалган. 
Үзгәртеп кору 2021 һәм 2022 елларга ниятләнгән. Әлеге проектның гомуми кыйммәте — 492 миллион сум.

Шушы бәягә: бина һәм корылмаларны үзгәртеп кору; таушалган һәм искергән насос җиһазларын алыштыру; электр белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру; технологик җиһазларны урнаштыру; җилләтү системаларын алыштыру; суны коммерциячел исәпләүнең автоматлаштырылган системасын кертү планлаштырыла.

Шулай ук Ду 160-500 (озынлыгы 5208 метр, 2 өлештән тора) басымлы каналлаштыру челтәрен; 2 мең 820 метр озынлыктагы үзагымлы шәһәр каналлаштыру челтәре үзгәртеп корылачак.

Быел 253 миллион сумлык эш башкарылачак. Моңа: 5 каналлаштыру насос станциясе; басымлы каналлаштыруның 2 участогы (гомуми озынлыгы 3824 метр, 2 өлештән тора); 3 үзагымлы каналлаштыру участогын реконструкцияләү керә. 

Белешмә өчен: каналлаштыру насос станциясе (КНС) гидротехника җиһазы һәм корылмаларының тулы бер комплексыннан гыйбарәт, ул хуҗалык-көнкүреш, сәнәгать яисә җыентык суларны үз агымы белән җибәреп булмаган очракта кудыру өчен файдаланыла. Андый станцияләрне сыеклык мөстәкыйль рәвештә китмәгәндә куллану тиешле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев