Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада сәяси эзәрлекләүләр корбаннарын искә алдылар

Моннан 30 ел элек, Россия Федерациясенең Югары Советы Карары белән 30 октябрь Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән иде.

Репрессия сәясәте — иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Ул елларда үз халкына бөтен йөрәге белән бирелгән ватандашларыбыз юк ителгән. Бу хакта үткән шимбәдә Сәяси эзәрлекләнүчеләр истәлегенә куелган мемориал янында искә алдылар. Моннан 30 ел элек, Россия Федерациясенең Югары Советы Карары белән 30 октябрь Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне дип игълан ителгән иде.

Алабуга райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина үз чыгышында Советлар Союзында 39 миллионнан артык кешенең сәяси эзәрлекләүләр корбаны булганлыгын билгеләп үтте. Төрле мәгълүмат буенча, Татарстан Республикасында — 150 мең, Алабуга районында — 1 мең 600 кеше. 

— Бу кешеләр, бәлки, фәнне, мәдәниятне, авыл хуҗалыгын, сәнәгатьне алга этәргән булыр иде. Алабугада эзәрлекләүгә дучар ителгән 1 мең 600 кешенең 135ен атып үтергәннәр. Сәяси репрессияләрнең катлаулысы 30нчы елларга туры килгән, ул чакта Алабугада НКВД төрмәсе булган. Хатыннары, балалары алар артыннан барган... Истәлекләре якты булсын, — дип өстәде Лилия Ягудина.

— 30 ел элек сәяси эзәрлекләүләр корбаннарын реабилитацияләү турында РФ Хөкүмәте Указы чыкты. Моннан 12 ел элек, 2009 елда, Алабугада «Бу кабатланырга тиеш түгел» Хәтер мемориалы барлыкка килде, — диде Алабуга районында Сәяси репрессияләр корбаннары советы рәисе Шәмсия Мингалимова.

Әйтергә кирәк, Шәмсия Миңнегәрәй кызы әлеге еллар турында китап язды, аны шушы араларда гына Көмеш гасыр китапханәсендә тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев