Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сәяси репрессияләрдән зыян күргән алабугалыларга багышланган яңа китап чыкты

Аның авторы - Алабуга районында Сәяси репрессияләр корбаннары советы рәисе Шәмсия Мингалимова.

29 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Көмеш гасыр китапханәсендә Алабуга районында Сәяси репрессияләр корбаннары советы рәисе Шәмсия Мингалимованың «Это было... Это не должно повториться» китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Тарихта җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме генә вакыт үтсә дә, кешеләр күңелендәге яра бервакытта да төзәлмәячәк. Шәмсия Мингалимова да хатирәләрен барлаганда, күз яшьләрен тыя алмый. 
Аның һәр сүзен зур дулкынлану белән тыңлап торганнар күңелендә әлеге очрашу тирән эз калдырды. Яшьтән әтисез, сугыш елларында әнисез дә калган, 12 яшьләрдәге ятим бала нинди генә авырлыклар кичерми, тормыш юлында нинди генә киртәләргә очрамый!
— Әнием үләр алдыннан: «Укы, укыган кеше югалмый ул. Аллаһы Тәгаләгә күңелеңнән ышан, ул барысын белеп тора, татар кызы икәнеңне онытма», — дигән иде. Шушы киңәшләргә тугры калырга тырыштым, — ди ул.
Чара барышында Шәмсия Миңнегәрәй кызы иңенә төшкән авыр тормыш юлына тукталды. Шулай ук ул Алабуга районында Сәяси репрессияләр корбаннары советын оештыру тарихы һәм Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу мемориалын булдыру вакытында нинди кыенлыклар килеп чыгуы турында сөйләде. Аның тырышлыгы белән 2009 елда Алабугада «Бу кабатланырга тиеш түгел» дигән мемориал барлыкка килә. Ул Россиядә беренче була. Мемориал сәяси эзәрлекләүләр корбаннары истәлегенә куелган.
— Бу китап «Это было... Это не должно повториться» дип атала. Әлеге сүзләр очраклы гына сайланмады, ул Мемориалдан алынды. Китап сәяси репрессияләрдән зыян күргән алабугалыларга багышлана. Ул вакытта күпме кеше гаепсезгә рәнҗетелгән, төрмә һәм лагерьларда һәлак булган, язмышлары сәяси эзәрлекләүләр аркасында җимерелгән. Яшьләр һәм киләчәк буыннар үз иленең чын тарихын белсен иде. Мондый вакыйгаларның кире кабатлануына юл куймаска кирәк. Ул кабатланырга тиеш түгел! — диде ул.
Шәмсия Мингалимова китабын чыгаруга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәтен җиткерде, шуларның берсе — Хәтер музее мөдире Роза Ибраһимова.


— Шәмсия апа Шәһәр тарихы музее каршындагы Ветераннар клубы тормышында актив катнашты, шулай ук Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең «Сугышның тере хроникалары» проектына да үз өлешен кертте. Китапка килгәндә, мин аның дөнья күрүенә бик шат. Чыннан да, мондый хәл кабатланырга тиеш түгел, бу китап аша без кешеләр язмышы белән танышабыз. Бик тирән хисләр калдыра, — диде Роза Ибраһимова.
Очрашу ахырында туган якны өйрәнүче Җәүдәт Галимов үзенең «Алабугада репрессия еллары» китабы белән таныштырды. Ул бу өлкәдә тикшеренү белән шөгыльләнүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын сөйләде. Җәүдәт Галимов әлеге теманы өйрәнүне дәвам итә һәм киләчәктә тагын бер китап чыгар дип өметләнә.


Чарада репрессия елларын яктырткан китаплар күргәзмәсе әзерләнгән иде. Хәзер бу күргәзмә тагын бер басма — Шәмсия Мингалимованың китабы белән тулыланды. Китапның тиражы зур түгел, барлыгы 35 данә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев