Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 1 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 110 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 52, Чаллыда — 27, Әлмәт — 9, Түбән Камада — 5, Балык Бистәсендә — 4, Тукай районында — 3, Азнакай, Әлки, Арча, Югары Ослан, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

15 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 349 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 973 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 91 кеше.

Барлыгы 1 195 882 кешегә прививка ясалган. Шулардан 976 231 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев