Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын 2 кеше COVID-19 йоктырган 

Татарстанда бер тәүлек эчендә короновирус инфекциясен йоктыруның 67 яңа очрагы ачыкланган.

COVID-19 белән авыручы 6 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 8 , 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 17, 60тан 70 яшькә кадәр — 9, 70тән 80 яшькә кадәр — 5 очрак ачыкланган.
Казанда — 49, Чаллыда — 4, Әлмәт һәм Алабуга районында — 2шәр, Арча, Буа, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Норлат, Питрәч һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.
13 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9111 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8028 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев