Алабугада тагын 7 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 733 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 733 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 135е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 87 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 229 кеше йоктырган. Чаллыда — 94, Түбән Камада — 39, Алабугада 7 кешедә инфекция ачыкланган. Шулай итеп, Татарстанның 40 районында COVID-19 йоктыручылар ачыкланган.
9 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 128 001 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев