Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны арабыздан китте

Бөек Ватан сугышы ветераны Маргарита Полянская вафат булды.

Күпләр өчен бу кайгылы хәбәр. Алабугада Полянскийлар гаиләсен күпләр белә, аларның хәрби һәм хезмәт батырлыгы сокланырлык. Бу язда без Владимир Полянский белән хушлаштык, ә хәзер аның тормыш иптәше вафат булды.
Маргарита Григорий кызы Свердловск өлкәсенең Алапай шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген балалар бакчасында башлый, ә 1943 елда металлургия заводының хәрби цехында эшли. Шул ук елны армиягә алына.
II Украина фронтының Тышкы күзәтү, хәбәр итү һәм элемтә буенча 5нче аерым хатын-кызлар батальонында хезмәт итә, ике елдан соң — 1945 елның 18 июнендә демобилизацияләнә. Хезмәт итү дәверендә Маргарита Григорий кызы Кременчугтан алып Молдавия чигенә кадәр бөтен Украинаны уза. Сугыштан соң Алапайга кайта. Тиздән Урта Азиягә китә, анда Төркмәнстан каналын төзүдә катнаша.
1992 елда гаиләсе белән Алабугага күчеп килә, күпмедер вакыт Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә күзәтүче булып эшли.
Маргарита Полянская кыюлыгы һәм батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале, «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев