Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тагын вандаллык очраклары теркәлгән

Алабугалылар тирә-юньдәге матурлыкның кадерен белмиләр.

Узган атнада чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә бер төркем яшьләр 14нче Лада автомобилендә шәһәрнең Мәдәният сарае янына килгән һәм анда торган фонарьны йолкып алып киткәннәр. Шул ук вакытта бу урында яктылык булмаудан халык даими зарлана. 
Тәртип бозуның икенче очрагында бер ир-ат шундый гамәл кылган: «Чебурашка» паркыннан көн саен бер фонарь урлаган, аннары тимер-томырга тапшырган. Урлаганын бала арбасына салып алып чыккан. Балалар коляскасына ышыкланучы Панов фамилияле кеше булып чыккан, шул рәвешле ул 6 фонарь алып киткән. Аны күзәтү камерасы аркасында тоткарлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев