Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада тарихи йортларны яңарталар

Эшләр «ТомСойерФест» фестивале кысаларында башкарыла.

«ТомСойерФест» фестивале кысаларында, Стахеевлар исемендәге сыра кайнату заводы тирәсендә, 9 июльдә шимбә өмәсе үтте.

Өмә тәртибен алдан уйлап, җентекләп әзерләгәннәр: экскурсия, катнашучылар өчен фотосессия, җыештыру һәм тамак ялгау. Әлеге программа җитәкчеләре Дарья Янукович һәм Любовь Егорычева белән сөйләшеп, без бу проект буенча нинди эшләр башкарылуын, алга таба планнарын белештек.

— Алабугада былтыр төзекләндерә башлаган беренче урын — Спас урамындагы 7нче йорт иде. Һәм ул шактый зур булганга, алабугалылар әлегә җәһәт керешеп китә алмады, ләкин без җәмәгатьчелекне җәлеп итәбез, фестивальгә партнерлар эзлибез, бу эшне башкаруның тизлегенә тәэсир итә. Хәзер без аны төгәлләп киләбез инде, әмма волонтерлар һәм партнерлар ярдәме әле дә кирәк, — ди Дарья Янукович.

Бу тарихи йортның фасады 85 процентка торгызылган. Ул арада күп нәрсәләр эшләнгән: ал якның такталары тулысынча алыштырыла, эшкәртелгән, буялган, үз чиратын көтә. Тәрәзә йөзлекләрен чистарту да күп вакыт алган, кураторлар аларны иреклеләр белән бергә яңадан торгызды. Август башына эшне тәмамларга уйлыйлар.

— Үткән якшәмбедә без йорт түбәсе астындагы буяуны кырдык, киләсе буяу алдыннан тигезләдек. Бу ялларда шуны дәвам итеп, әзер өлешләрне буярга керешәчәкбез, — дип ниятләре белән уртаклашты Любовь Егорычева.

Шунысын да әйтергә кирәк, тулысынча төзекләндерү буенча эшнең зур өлешен йорт хуҗалары үз өстенә алды. Бу уңайдан, фестиваль бик булыша, йортның йөзен яхшыртырга этәргеч бирә.

Фетивальгә ярдәм һәрвакыт кирәк. Кураторлар махсус хәзерлеге булмаган кешеләр башкарырлык эшне генә үти ала, куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата, эш һәм электр коралларын ничек кулланырга икәнен күрсәтә. Проект ирекле һәм ул шәһәрнең тарихи йөзен үзгәртергә теләүче кешеләр катнашында бара. Быел, Спас урамындагы эшне тәмамлаудан тыш, кураторларның тагын бер яраткан урыны барлыкка килде — Стахеевлар исемендәге сыра кайнату заводы.

Дарья сүзләренә караганда, алар заводны сатып алган кешеләр белән танышкан һәм шушы урынга гашыйк булган. Аны кешеләргә күрсәтәселәре килгән. Мөмкин булганча, график төзеп, ял көннәрендә килергә уйлыйлар.
Проектта катнашу өчен, теләк кенә булсын. Кураторларның төзелеш өчен баскыч җайланмалары, эш кораллары бар, алары белән фестивальнең федераль партнерлары тәэмин иткән.

— Спас урамындагы эшне бетергәч, без Казан урамында 45 санлы йортны сәнгатьчә бизәлешен яңарта башлыйбыз. Ул мәдәни мирас объекты булып тора. Без анда урам һәм йортның тарихи күренешенә туры килә торган сурәтләр урнаштырырга планлаштырабыз, — ди Дарья Янукович.

Июльнең 16сы, 17сендә Спас урамындагы 7нче йортта эш дәвам итә. Фестивальдә катнашырга теләсәгез, ВКонтакте «ТомСойерФестЕлабуга» төркемендәге яңалыекларны карап барыгыз. Шәһәр корылмаларын яңартуда булышыгыз һәм фестивальгә өлеш кертегез.

Белешмә: «ТомСойерФест» — иреклеләр һәм иганәчеләр көче белән тарихи тирәлекне торгызу фестивале. Алабуганы яхшырак итәргә, сүздән гамәлгә күчәргә, шәһәрне тәртипкә китерергә, тарихи тирәлекнең кыйммәтенә игътибар бирергә һәм шәһәрнең актив кешеләрен эшлекле бергәлеккә тупларга теләүчеләр өчен проект.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев