Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Татарча диктант» язачаклар

Быел акция 3 көн дәвам итәчәк. 

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Төп көн — 10 сентябрь. РФнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр диктантны 11 һәм 12сендә язачак.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия регионнарыннан катнашучыларга татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.

Диктант язуның трансляциясе «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана. 

Алабугалылар татар телен белү дәрәҗәсен КФУда, Үзәк китапханәдә, барлык мәчетләрдә сынап карый алачак. Барлыгы 30га якын мәйдан оештырылган. 

Шулай ук беренче тапкыр диктантны diktant.tatar сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырыла. Монда текстны тикшерергә дә җибәрергә була.

Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырыла.

«Татарча диктант» быел алтынчы тапкыр уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала, чара түләүсез һәм ирекле. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм дөньяда берьюлы уздырыла. Чарада, яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша ала.. 
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев