Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Татнефть» төркеме хезмәт коллективларының төбәк конференциясе узды

Анда 2021 елга йомгак ясап, 2022 елга бурычлар билгеләнде.

«Татнефть» җәмгыяте генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков компания төркемнәре эшенең нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Цифрларга тукталып, ул 2021 елда 27,5 миллион тонна нефть табылуын билгеләп үтте. Нефть чыгаруда табигый байлыкларга сакчыл караш исәпкә алына.

— Нефть эшкәртә торган заводлар комплексын төзү дәвам итә. 2021 елда җиде яңа урында җитештерү башланды. 28 урында таләп ителгән нефть продуктларының 100 төре чыгарыла. 2022 елда гидроконверсиянең тәҗрибә-сәнәгый корылмасын сынау планлаштырыла, ул югары үзле нефть һәм авыр нефть калдыкларын эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк. Ароматика комплексының икенче чиратын эшләтеп җибәрү «ТАНЕКО» продуктлары кәрҗинен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, — ди Николай Глазков.

Шин сатуга килгәндә, Россиядәге һәр дүртенче шинны «Татнефть» төркеме җитештерә. Шиннар Россиядә дә, чит илдә дә, анык әйткәндә, 48 илдә кирәк. «Татнефть» нефть-газ-химия кластерын үстерә, бу — үз чималын эшкәртүнең эре комплексы. 

Николай Глазков шулай ук ягулык станцияләре эшенә, сервис бүлекләренә, банк секторына да тукталды. Эшчәнлекнең бер юнәлеше экология ягыннан чиста материал булган пыяла-пластик торбалар чыгара торган «П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ, «Татнефть-Пресскомпозит» ҖЧҖ һәм «Каматек» ҖЧҖне үз эченә ала. Әлеге торбаларның өстенлеге — ныклык, җиңеллек, чимал күләме аз булу, коррозиягә бирешмәүчәнлек, 50 елга кадәр саклану, төс һәм формасы буенча төрлеләндерү мөмкинлеге. 2022 елда Баулыда һәм Алабуга районында өстәмә рәвештә шундый торбалар төзү урыннарын булдырырга ниятлиләр.

2021 елда машина төзү бүлегендә сизелерлек үзгәрешләр булды.

— Табигатькә сак караш һәм иҗтимагый җаваплылык "Татнефть«нең ДНКсына үрелгән, — дип ассызыклады Николай Глазков.

Сәнәгать куркынычсызлыгы турында да сүз булды. Корпоратив уку, яшьләрне үстерү һәм хуплау программалары, хезмәт хакларына индексация ясау һәм фәнни эшчәнлек, инновация активлыгы өчен өстәмә хак бирү мөмкинлеге турында сөйләштеләр.

«Татнефть» Профсоюз комитеты эше турында аның рәисе Гомәр Яруллин сөйләде.

Компания булган төбәктә аларның эше нәтиҗәле булуын район башлыгы Рөстәм Нуриев тә раслады. Үткән ел нәтиҗәләре буенча, ТР муниципаль берләшмәләренең иҗтимагый-икътисадый үсеш күрсәткечләре рәтендә Алабуга районы алдынгы унлыкка кергән. 2020 елда җитештерелгән продукция, товар һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 134 миллиард сумлык булса, 2021 елда бу күрсәткеч — 191,7 миллиард сум тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч буенча район даими рәвештә республикада бишенче урында бара.

Рөстәм Нуриев үз чыгышында «Татнефть» компаниясе ярдәме өчен рәхмәт белдерде, алар иҗтимагый өлкәдә, шәһәрдә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда, күп катлы йортлар төзүдә, корылмаларын тулысынча төзекләндерүдә, мәктәпләрне җиһазлауда һәм башлангычларга грант биреп булыша.Конференция ахырында компания хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев