Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада терапия бүлегендә ремонт ахырына якынлаша

Бу атнада район башлыгы Рөстәм Нуриев эш барышын тикшерде.

Алабуга хастаханәсендә ремонт эшләре дәвам итә. Биредә терапия бинасы һәм өлешчә стационар капиталь яңартыла.

Бу атнада район башлыгы Рөстәм Нуриев эш барышын тикшерде. Ул төзүчеләр белән бергә барлык катларны йөреп чыкты, палата һәм кабинетлардагы эшләрнең сыйфатын тикшерде.

Ремонт «Стационар медицина ярдәме» республика программасы буенча башкарыла.

Бүгенге көндә терапия бинасында су һәм канализация челтәрләре, яңгыр сулары системасы, яктырту системасы тулысынча алыштырылган, янгын куркынычсызлыгының яңа системасы салынган, лифтлар монтажлана.

Төзелеш-ремонт эшләре дә ахырына якынлаша — коридорларда, кабинетларда, палаталарда стеналарны буяу, асылмалы түшәмнәрне монтажлыйсы калган. Яңа ишекләр куелган, тәрәзәләр дә алыштырылган. Больница эчтән генә түгел, тыштан да яңартыла. Бүгенгә вентиляцияләнә торган фасадны монтажлау эшләре ахырына якынлаша, бу эшне төзүчеләр киләсе атнада төгәлләргә вәгъдә итә, урам яктырткычларын монтажлыйсы кала. Моннан тыш, бина тирәли яңа брусчатка җәеләчәк. Эшчеләр терапиянең керү урынын ремонтлый башлаган инде. Җиһазларның, мебельнең бер өлеше кайтарылган, август башында тагын китереләчәк. Билгеләп үтик, капиталь ремонт бүлекнең дүрт катында тулысынча башкарылган, бишенче этажда гемодиализ бүлеге урнашканлыктан, ул өлешчә ремонтланган.

«АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты» директоры вазифаларын башкаручы Рәшит Табаев билгеләп үткәнчә, терапия бинасын бизәү эшләре августта тәмамланырга тиеш, аннары төзүчеләр стационарда эшли башлаячак, бу эшләр якынча 2 ай дәвам итәчәк.

Ремонт вакытында пациентлар башка бүлекләрдә урнаштырылган.

− Үзәк район хастаханәсе элеккечә эшли, процесс бер сәгатькә дә тукталмый, без медицина ярдәмен тулы күләмдә күрсәтәбез, барлык структуралар да тулы көченә эшли. Пациентларга уңайсызлыкларның вакытлыча булуын аңлатабыз, әмма алга таба алар уңайлы шартларда дәвалана алачак. Һәркем моны аңлап кабул итә, — ди АҮРХ баш табибы Рамил Сәфәров.

Ә шартлар, чыннан да, иң яхшылардан булачак. Төзүчеләрдән тыш, бу объектта дизайнерлар да эшли, алар стеналарны бизәү өчен төсләр сайлый. Пациентларның күзләре ял итсен өчен, затлы, йомшак төс сайлыйбыз, диләр алар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта стационар бинасының өч каты тулысынча сүтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев