Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада техниканың кышка хәзерлеген тикшерделәр

Машиналарны караганнан соң, район башлыгы Рөстәм Нуриев берничә күрсәтмә бирде һәм эшчеләр белән аралашып алды.

Үткән атнада грейдерлар, тракторлар, "КамАЗ«лар «Адымнар» полилингваль комплекс янында бер рәткә тезелде. Анда район башлыгы Рөстәм Нуриев техниканың кышка хәзерлеген тикшерде. 

Машиналарны караганнан соң, район башлыгы берничә күрсәтмә бирде һәм эшчеләр белән аралашып алды.

Ачыкланганча, хәзер районның Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе автопаркы гаражларында 18 машина − грейдерлар, "КамАЗ"лар, кар чистарту өчен роторлы "МТЗ«лар эшкә әзер. Алар барысы да сафта, ә әлегә — механизаторлар штатын җыеп бетерергә кирәк. 

− Грейдерда эшләүчеләр җитми, «Спецстройсервис» кышын берничә кеше җибәреп, булышырга вәгъдә итте. Алабугалылар арасында да теләге булганнар табылыр дип өметләнәбез. Хезмәт хакы яхшы булачак, беркемне дә үпкәләтмәбез, − диде Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе башлыгы Руслан Миннебаев. 

Очрашу вакытында, район башлыгы механизаторларның эш хакын арттыру кирәклеген ассызыклады, аларның җәен ярыйсы гына эшләвен билгеләп үтте һәм кышын да яхшы эшләячәкләренә ышаныч белдерде. 

Кар чистартканда, эшчеләрнең коймаларга, чүп савытларына, ут баганаларына карата сак булуларын Рөстәм Нуриев сорады, чөнки былтыр алар шактый зыян күрде. 

Кар чистарта торган машиналарның әзерлегенә соңгы бәяне якынлашып килә торган кыш бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев