Алабугада үткән атнада авыр төргә караган 3 җинаять теркәлгән
Кизү бүлегенә барлыгы 304 хәбәр алынган.
Авыр төргә караган 3 җинаять теркәлгән — банк исәбеннән 2 караклык очрагының да нинди ысул белән ирешкәннәре ачыкланмаган, тагын бер алдакчылыкны билгесез затлар тарафыннан кредит рәсмиләштерүләрен кисәтүне сәбәп итеп кылганнар. Китерелгән зыянның гомуми күләме 700 мең сумнан арткан.
Моннан тыш:
— ике урлау очрагы теркәлгән, беренчесендә 30 яшьлек алабугалының бакча кишәрлегеннән милеген урлаганнар; икенчесендә — 32 яшьтәге берәүнең велосипедын күпфатирлы йорт подъездыннан алып киткәннәр;
— бер алдау очрагы. Оныгыгыз юл фаҗигасенә очрады, дигән булып, билгесез зат 85 яшьлек бер әбинең 57 мең сум акчасын үзләштергән.
Гаилә җәнҗаллары турында 21 хәбәр килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев