Алабугада тәүлек эчендә 321 кеше коронавирустан прививка ясаткан
Шәһәр һәм районда вакцинация дәвам итә.
Алабугада коронавируска каршы прививканың беренче компонентын 40 371 кеше ясаткан, икенчесен — 34 814.
Узган тәүлек эчендә 321 кеше беренче прививканы ясаткан булса, икенчесен 222 кеше ясаткан. Шулай ук Алабугада «Спутник лайт» вакцинасы да бар.
Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:
Поликлиника (Пролетар ур., 36, 3нче кат, каб.309)
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.
Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7)
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.
3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8)
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.
Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, прививка ясау пунктлары ял көннәрендә дә эшли. Ял көннәрендәге эш графигы турында өстәмә хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев