Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төзекләндерүдән соң ат спорты мәктәбе ачылачак

Августның 31ендә, яңартылган»Кентавр» спорт мәктәбе ачылачак.

Хәтерләсәгез, биредә төзү эшләре 2019 елда ук башланган иде. Төрле сәбәпләр аркасында, ул берничә елга сузылды. Мәктәп яныннан үткәндә, күп кенә алабугалылар биредәге үзгәрешләрне күреп, гаҗәпләнә иде. Ул арада «Мичкә» дип аталган зур манежны, администртив-көнкүреш комплексын, атларның җәйге абзарын, блоклы-модульле казанны торгыздылар.

Хәзер инде эш ахырына якынлашты, яңартылган "Кентавр«ның гомуми күренеше ачылды. Якын-тирәне төзекләндерәсе калды. 

Быелгы җәй эссесенә карамастан, эшчеләр бер дә туктап тормый, чөнки вакыт ашыктыра. Җитмәсә, һәммәсенең якты, чиста, уңайлы биналарга тизрәк күчәсе килә.

Алабугада атлы спорт үсешенә «Татнефть» булышып тора. «Кентавр» нәкъ менә алар бүлеп биргән чаралар хисабына яңартыла.

Мисалга, идәнне махсус еврогрунт белән каплау бик әһәмиятле, «Мичкә» манежында ул бар инде. Озакламый зур манежда да булачак. Аны чит ил белгече җәячәк. Атның һәм җайдакның иминлеге һәм аларның спорттагы күрсәткечләре шул материалдан тора. Еврогрунт − кыйммәтле материал. Һәр манежда да ясау мөмкинлеге юк. Сулыш алу системасын боза торган тузан булмасынга, бу катлам мөһим. 

− Без иппотерапияне үстерергә — үзенчәлекле балалар белән шөгыльләнергә телибез. Мөрәҗәгать итүчеләр бар, ләкин әлегә балаларны кабул итеп булмый. Төзелеш беткәч, эшли башлаячакбыз, − ди директор Ильяс Горбунов.

Иппотерапия кечкенә пациентларның психик халәтенә һәм физик торышына уңай тәэсир итә. Шөгыль барышында, организм тукымаларында кан әйләнеше көчәя, нерв, сөяк-мускуллар, сулыш, эндокрин һәм башка системалар эше яхшыра. 

«Кентавр» биналарын төзегәндә агач киң кулланыла, шулай карап торырга да матур, атлар өчен дә куркынычсыз. Мәктәп яны да үзгәрәчәк. Ул зурая — 15 мең квадрат метр була, уңайлы машина кую урыннары, асфальтланган юл, брусчатка түшәлгән сукмаклар, яшеллек барлыкка киләчәк. 

Биредә яңа эш урыннары булачак, яшьләрнең күбрәге атлы спорт белән шөгыльләнә башлар. 

− Хәзергә бездә 40-50ләп бала шөгыльләнә. Күнегүләр бушлай, − ди Ильяс Горбунов. Ул, төзелеш беткәч, «Кентавр» республикадагы атлы спорт мәктәпләренең иң матуры һәм төзеге булачак дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев