Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төп чыршы ачылды

Узган атнада “Чебурашка” паркында шәһәребезнең төп чыршысын ачу тантанасы булды.

Яңа елга санаулы көннәр генә калып бара. Киләсе елга яңа өметләр баглап, өлкәннәр дә, балалар да күркәм бәйрәмне каршыларга җыена. Ә Яңа елның алыштыргысыз бизәге — яшел урман сылуы. 
Шәһәребезнең төп чыршысы «Чебурашка» паркында урын алды. Көн салкынча булуына карамастан, бәйрәм тантанасына күп кеше җыелды. Беренчеләрдән булып алабугалыларны якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы урынбасары Олег Колпаков котлады.
— Әйе, бу ел безнең өчен иң яхшысы булмады. Әмма без теләсә нинди сынауны җиңәрбез дип уйлыйм, чөнки алабугалылар бик көчле, тырыш халык. Барыгызны да чын күңелдән якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм, һәркем үгезне иярләп, бөтен теләгән теләкләре белән ургылып Яңа елга атласын, — диде ул, һәм сәламәтлек, уңышлар, бәхет теләде.
Шәһәрлеләрне Кыш бабай да котлады. Ул бәйрәмгә үзенең ярдәмчеләре — башка Кыш бабайлар белән килгән иде. Теләге булган һәркем аның белән истәлеккә фотога төшә алды. Шулай ук ул иң яхшы кар фигурасына һәм «Мистер Кыш бабай-2020» муниципаль конкурсларында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. «Попугай Кеша» иң яхшы фигура дип танылды, ул 2нче мәктәп, 2нче гимназия, 30нчы, 5нче һәм 3нче балалар бакчаларының уртак эше. Ә тамашачылар мәхәббәте призын «Бык Гаврюша» яулады, ул 10нчы мәктәп, 39, 40нчы һәм 36нчы балалар бакчалары тарафыннан эшләнелгән. 30нчы санлы балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яшьлек Олег Сергеев «Мистер Кыш бабай-2020» булды. Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйгедә Алабуга районының 5 яшьтән 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге малайлары катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
− Миңа Кыш бабай булу бик ошый. Ул әкияти, яхшы күңелле булырга, бүләкләр алып килергә тиеш, — дип саный әлеге бәйгенең җиңүчесе Олег Сергеев.
«Мистер креативность» номинациясендә җиңү яулаган Ранель Гыйззәтуллин безгә конкурста тәкъдим иткән җырын да җырлап күрсәтте. Ул әлеге конкурста катнашуына бик шат.
Һәркем өчен биредә мавыктыргыч, кызыклы программа әзерләнгән иде. Төрле конкурслар үткәрелде, «Простоквашинода кыш» дигән Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Кыскасы, һәрбер чара үзенең тамашачысын тапты. Биредә балаларның шат авазлары яңгырап торды, өлкәннәр дә бәйрәмнән канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев