Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ТР Хезмәт министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте

Министрга үзләрен борчыган сорауларны бирү өчен берничә алабугалы язылган.

Кичә Алабугада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны кабул итте. Министрга үзләрен борчыган сорауларны бирү өчен берничә алабугалы язылган иде.

Алабугалылар белән очрашу барышында Эльмира Зарипова социаль өлкә белән бәйле сорауларга җавап бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен интернат-йортта урнашу, «Демография» милли проекты буенча мәшгульлек үзәге аша белем алу белән кызыксындылар, шулай ук инвалид балаларны 21 яшькә кадәр тернәкләндерү мөмкинлекләре турында сорадылар, дип хәбәр итә Алабуга муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев