Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада төшерү төркеме белән Валдис Пельш булып китте

Безнең шәһәрдә шушы көннәрдә документаль тапшыру төшергәннәр. 

Ял көннәрендә Алабугага Валдис Пельш килде. Танылган алып баручы безнең шәһәргә үзе алып бара торган документаль тапшыру төшерү өчен килгән. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Безнең республика турында фильм 2022 елда Беренче каналда күрсәтеләчәк. Төшерү төркеме Алабуга шәһәрлеген, тарихи музей кварталын, Н.А. Дурова һәйкәлен һәм музейларны төшерде. 

Мөхтәрәм кунаклар Н.А. Дурова Музей-утарында, «Трактир» музей-театрында һәм Көмеш гасыр китапханәсендә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев