Алабугада туристларны җәлеп итү өчен шәһәр мохитен камилләштерү турында фикер алышулар узды
Шәһәр иң яхшы туристлык шәһәрләре арасында үтә торган Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
Өч көн дәвамында Алабугада туристларны җәлеп итү өчен шәһәр мохитен камилләштерү турында фикер алышулар узды.
Шәһәр иң яхшы туристлык шәһәрләре арасында үтә торган Бөтенроссия конкурсында катнашачак. Җиңә калган очракта, 100 гектар мәйданлы тарихи үзәкне үстерүгә федераль грант алу мөмкин. Болай булса, төп игътибар шәһәрнең аскы өлешенә биреләчәк. Район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп үткәнчә, ул берничә ел дәвамында үзгәрешсез. Соңгы тапкыр биредә Алабуганың 1000 еллыгына әзерләнгәндә үзгәртеп корулар булган, ләкин хәзер, заманча чынбарлык шартларында туризмны үстерү өчен яңа фикерләр кирәк.
− Өч көн дәвамында безгә анык эчтәлекне, вакыйгаларны, тарихны, кешеләрне, шәһәрне чолгап алган тирәлекне төшендерделәр. Хәзер безгә барын бергә җыйнап, конкурска гариза рәсмиләштерергә кирәк, − дип аңлатты Ярославльдән «Ярус» проект төркеменә нигез салучы Виктория Богинская.
Турист коды — проекттагы мөһим өлешләрнең берсе, аны халык белән бергә хәл итәсе, шуңа күрә очрашуларда шәһәр-район җитәкчеләре генә түгел, студентлар, мәгариф, бизнес өлкәсе вәкилләре, музей хезмәткәрләре катнашты. Алар Алабуганы тагын да матуррак итәрлек итеп үзгәртү буенча, өч төркемгә бүленеп, үз фикерләрен тәкъдим иттеләр.
Шәһәрдә бар кешегә дә таныш һәм танылган шәхесләр белән бәйле истәлекле урыннар күп булганга, фикерләр дә шактый.
Мисалга, бер төркем Иван Шишкин исеменә тукталырга булды. Алабуга — атаклы рәссамның ватаны, шуңа да күп кенә кунаклар бирегә аның туган йортын, рәссамны чолгаган табигатьне күрергә дип килә. Моннан тыш, туристлар өчен, алар шәһәрдә булганда, үтәлүе мәҗбүри булган билгеле бер гамәлләр исемлеген төзергә мөмкин. Анда: Иван Шишкинның әтисе тарафыннан яңадан торгызылган Алабуга шәһәрлеге манарасы янында теләк теләү; рәссамның әнисе рецепты буенча әзерләнә торган бал эчемлеген татып карау; милли парк — Шишкин урманы буенча йөреп килү; Шишкинның дуслары сурәтләп бизәгән Спас соборына бару; Изге чишмәдә булу; Алабугада кунып калу һәм Шишкин шәһәрендә уянып, таңны каршылау кебек пунктлар була ала.
Икенче төркем шәһәрнең кабатланмас үзенчәлеге итеп төрле чорларда эшмәкәрлек үсешен алырга тәкъдим итте. Бу теманың башлангыч нигезе булып тулы бер тарихи-архитектура корылмаларының сакланып калуы булачак.
− Бездә фильмнар төшерә алырлык тулы кварталлар бар. Бу биналар башлыча хәйрия акчаларына төзелгән. Сәүдәгәрләребез Мәскәүдә коммерциячел күчемсез милек тә салганнар. Иван Василий улы Шишкин иң бай сәүдәгәр булмаса да, Алабуга шәһәрлеген саклап калу өчен, үз акчасын бүлеп биргән. Әлбәттә, «Алабуга» махсус икътисадый зонасын да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Барысы да безнең тарихи шәһәрне карарга килә, ә без аларга заманча җитештерү мәйданчыгын да күрсәтә алабыз, − дип тәкъдим итте КФУның Алабуга институты мөгаллиме Инга Маслова.
Конкурста откан очракта, акчалар шәһәрнең туристлык юнәлешенә китәчәк. Шәһәр халкыннан шундый фикерләр булды: күбесе Шәһәрлек манарасын яктырту кирәклеген әйтте, чөнки кичләрен аның тирәсе бик караңгы, һәм манара бөтенләй күренми дә. Музей хезмәткәрләре әйтүенә караганда, ул федераль әһәмияткә ия урын, шунлыктан монда андый эшләр башкарып булмый. Вариант буларак, Яр буе урамыннан ут сузарга мөмкин. Шулай ук җылытыла торган урам туалетлары, яңа арт-объектлар турында да сүз булды. Аларны проект төркеме караячак.
− Минем өчен Алабуга үз сөйкемлеге булган, һәрчак актив туристлык шәһәре. Бу мең еллык шәһәр турында Татарстанда гына түгел, республикабыздан читтә дә яхшы белсеннәр өчен, барын да эшләргә кирәк, − диде ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисенең урынбасары Гөлнара Сафина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев